Законнардагы яңалык

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елның 7 гыйнварында «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2021 елның 27 декабрендәге 105-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 105-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керде.

 

 105-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 2009 елның 12 февралендәге 15 номерлы Татарстан Республикасы Законының (алга таба – 15-ТРЗ номерлы Закон) гамәле тиешле сайлау комиссияләрендә даими штат нигезендә эшләүче муниципаль берәмлекләрнең сайлау комиссияләре әгъзаларына кагыла.

Шулай ук муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләгән затларны матди һәм социаль яктан, шул исәптән пенсия белән тәэмин итү өлешендә 15-ТРЗ номерлы Законның гамәлдә булуы муниципаль берәмлекнең контроль-хисап органы рәисенә, рәис урынбасарына һәм аудиторларына кагыла.

 105-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2021 елның 27 декабрендә бастырып чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International