Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасының түбәндәге закон проектлары каралды:

«Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» (Әзерләүчесе-Татарстан Республикасы спорт министрлыгы );

«Татарстан Республикасы Җир кодексының 9 статьясына үзгәреш кертү турында» (Әзерләүчесе-Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы) ;

«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында»  (Әзерләүчесе-Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы);

 

«Татарстан Республикасы Җир Кодексына үзгәреш кертү турында»  (Әзерләүчесе-Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы);

 «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» (Әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы).

Утырыш нәтиҗәләре буенча дүрт закон проекты хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International