ТР Юстиция министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видео-конференц-элемтә режимында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 12 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 1 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.

 Министрлык коллективы хезмәттәшләрен чираттагы аттестацияне уңышлы үтүләре белән котлый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International