Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.
Утырышта «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проекты хупланды һәм билгеләнгән тәртиптә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитеты каравына кертеләчәк.