Республиканың Лаеш районында тикшерү

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Министрлык хезмәткәрләре Лаеш районы җирле үзидарә органнары тарафыннан административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру, шулай ук административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәүгә күчмә тикшерү уздырдылар.

Контроль чаралар кысаларында административ комиссиянең һәм Лаеш муниципаль районының беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затларының эшчәнлеге өйрәнелде, консультатив һәм хокукый ярдәм күрсәтелде.

Моннан тыш, «2014 – 2024 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча Лаеш муниципаль районының кадрлар хезмәте хезмәткәрләренә хокукый ярдәм күрсәтелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча белешмә район җитәкчелеге исеменә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International