Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән аттестация комиссиясе утырышы узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең функциональ бурычларын үтәргә әзерлек дәрәҗәләрен, һөнәри потенциалын ачыклауга юнәлдерелгән. Асылда, аттестациянең төп максаты - хезмәткәрнең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләү.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 14 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 4 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде, 1 аттестацияләнүче өстәмә һөнәри белем алу шарты белән дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды.