Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм министр урынбасары Надежда Рагозина видеоконференция режимында Россия Федерациясе гомуми юрисдикция судлары һәм арбитраж судлары судьялары киңәшмәсендә катнаштылар.
Россия Федерациясе Югары Суды Рәисе Вячеслав Лебедев 2021 елда суд системасы эшенә йомгак ясады һәм 2022 елга өстенлекле бурычларны билгеләде.
Чарада шулай ук гомуми һәм арбитраж юрисдикциядәге барлык судлар вәкилләре, Югары суд каршындагы Суд департаменты җитәкчелеге, шулай ук федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.