Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән аттестация комиссиясе утырышы узды.
Аттестациягә республиканың җәмәгать судьялары аппаратының 7 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 5 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 2 кеше өстәмә һөнәри белем алу шарты белән, дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды.