Министрлык хезмәткәрләре, гадәттәгечә, «Лыжня России-2022» Бөтенроссия массакүләм ярышларында катнаштылар.
Төп шәһәр старты Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында бирелде. 2, 3, 5 һәм 10 км га йөгерешләрдә катнашучылар һәм җанатарлар өчен иҗат коллективлары чыгышлары белән күңел ачу чаралары оештырылды.
«Лыжня России-2022» дистә еллар дәвамында иң популяр спорт төрләренең берсен яратучыларны берләштерә һәм илнең спорт тормышында әһәмиятле вакыйга була бара.