Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре белән закон проекты буенча тәкъдимнәр каралды, аның нәтиҗәләре буенча закон проектын Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара комитетның Эксперт советына карауга җибәрү турында карар кабул ителде.