Әгерҗе муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Министрлыкның йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән авыл җирлекләре башлыкларының видео аша кабул итүләре үткәрелә.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Әгерҗе муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү булды.

Чарада җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова, җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Ралия Рәкыйпова һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Альберт Камалетдинов катнашты.

Видео аша кабул итү кысаларында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде, муниципаль берәмлекләр практикасында барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләрне карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International