Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышын үткәрде.

Эшче төркем утырышында «Татарстан Республикасы Җир кодексының 34 һәм 40 статьяларына үзгәрешләр кертү турында»,  «Татарстан Республикасы территориясендә төзелгән муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлү турында», «Региональ инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өлешендә Россия Федерациясе Салым кодексының аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы законнары проектлары буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International