Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертүгә конкурс

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

2022 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан ителде.

Вазыйфалар исемлеге белән тулырак “Кадрлар сәясәте” бүлегенең Вакантлы вазыйфалар/кадрлар резервына кертү бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

 Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документлар белән бергә, конкурс комиссиясе секретарена 2022 елның 14 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырыла: Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 109 каб., тел. 222-60-32.

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2022 елның 7 апрелендә булачак.

Кандидат тестка әзерләнү өчен, “Дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы”  федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында http://gossluzhba.gov.ru/  үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International