Министрның беренче урынбасарының матбугат конференциясендә катнашуы

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән 2022 елда Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясен бирү мәсьәләсе буенча матбугат конференциясендә катнашты.

Г.Р. Державин исемендәге республика премиясе юристларга юриспруденция өлкәсендә фәнни тикшеренүләр (монографияләр) өчен бирелә. Күрсәтелгән эшләр соңгы биш ел эчендә, әмма премиягә тәкъдим ителгәнчегә кадәр бер елдан да соңга калмыйча бастырылырга тиеш.

Министрның беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, премияне алу өчен юриспруденция өлкәсендә эшләрне сайлап алуның төп критерийлары - фәнни яңалык, югары фәнни эш дәрәҗәсе һәм юриспруденция өлкәсендә фәнни эшнең гамәли әһәмияте.

«Премиягә лаек булган затларга “Г.Р. Державин исемендәге республика премиясе лауреаты” исеме бирелә, диплом, лауреат билгесе, билгеләнгән үрнәктәге таныклык һәм акчалата бүләк тапшырыла”, - дип белдерде Айнур Галимов.

Премия Г.Р. Державин исемендәге республика премиясе комитеты рәисе тарафыннан, кагыйдә буларак, 14 нче июльдә - Г.Р. Державинның туган көнендә тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International