Җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм турында туры эфир

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Юстиция министрлыгының minjust_rt  Инстаграм-аккаунтында туры эфир үткәрде, аның барышында җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү турында сөйләде.

 "Муниципаль берәмлекләргә муниципаль норматив хокукый актларның үрнәк проектларын, мәгълүмати һәм аңлату хатларын, шулай ук методик рекомендацияләрне эшләү һәм җибәрү эшчәнлекнең аеруча мөһим юнәлеше булып тора", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү эшчәнлекнең актуаль һәм кирәкле юнәлеше булып кала. Стажировкаларны үткәрү муниципаль хезмәткәрләрнең теоретик һәм практик белемнәрен ныгытуга ярдәм итә.

Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан җирле үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итү кысаларында күчмә чаралар үткәрелә. Күчмә чаралар кысаларында шулай ук җирле үзидарә органнарының структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән эш киңәшмәләре үткәрелә, аларда муниципаль нормалар иҗат итү, коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру, муниципаль хезмәтне үстерү һәм коррупциягә каршы тору муниципаль программаларын үтәү мәсьәләләре карала.

Тулырак - minjust_rt Инстаграмда туры эфир язмасында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International