Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы эш визиты белән республиканың Әлки суд районы Базарлы Матак авылында булдылар.
Эш визиты кысаларында Надежда Рагозина Әлки районы башлыгы Александр Никошин һәм Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте вәкилләре белән очрашты, аның барышында Әлки суд районында суд участогын урнаштыру мәсьәләсе турында фикер алыштылар.