Белешмәләр тутыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә

2022 елның 4 марты, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «Справки БК» махсус программасын кулланып, 2021 ел өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

 ТР Юстиция министрлыгында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алексей Мельников коррупция куркынычы белән бәйле булган ТР дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлегенә кертелгән хезмәткәрләргә 2022 елда белешмә формасын тутыру белән бәйле төп яңалыкларны җиткерде (хисап 2021 ел өчен), шулай ук аны тутыру буенча актуаль сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International