Юстиция министрлыгында түбәндәге конкурслар узды:
- Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс;
- республиканың җәмәгать судьялары аппаратларында вазыйфаларның өлкән төркеменә кадрлар резервына кертүгә конкурс.
Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурста катнашуга 2 дәгъвачы гариза бирде.
Конкурс комиссиясе карары белән җиңүче дип Пахтыбаев Павел Алексеевич танылды.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вазыйфаларның өлкән төркеменә кадрлар резервына кертүгә конкурста Ирдушкина Юлия Юрьевна җиңүче дип танылды.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри уңышлар телибез!