Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында катнашты. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең чиктәш субъектлары арасында кадастр чикләрен билгеләү турындагы мәсьәлә буенча фикер алышканда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының өстәмә сорауларына җавап бирде.
Шулай ук утырышта «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектлары каралды.
Фотолар ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителгән