Министрлыкның йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итүләр дәвам итә.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Азнакай муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү оештырылды.
Чарада җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Ралия Ракипова, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге әйдәүче киңәшчесе Екатерина Никитина һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Альберт Камалетдинов катнаштылар.
Видео аша кабул итү кысаларында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде, муниципалитетлар практикасында барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләрне карады. Видео аша кабул итүдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.