«Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору, кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен кирәкле чаралар күрү» семинары

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының террорчылыкка каршы тору комиссиясе утырышы беркетмәсе нигезендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты базасында «Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору, кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен кирәкле чаралар күрү» семинары уздырылды.

Чара полиция полковнигы Шляхтин Евгений Павлович җитәкчелегендә узды, анда юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары, Казан шәһәренең өлкән җәмәгать судьялары катнашты.

Министрлык югары уку йорты җитәкчелегенә семинарны уздыруда күрсәткән ярдәмнәре һәм таныштыру экскурсиясе өчен рәхмәт белдерә.

Фоторәсемнәр Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан юридик институты матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International