Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видео-конференц-элемтә режимында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 6 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы һәм 13 дәүләт хезмәткәренә аттестация уздыру буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Аттестация комиссиясе карары буенча, 4 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм биләп торган вазыйфаларына туры китереп класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аттестацияләнүче 11 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 2 аттестацияләнүче – өстәмә һөнәри белем алу шарты белән дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды.
Коллегаларыбызны чираттагы аттестацияне уңышлы үтүләре һәм квалификация имтиханын тапшырулары белән котлыйбыз!