Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен мәгълүмат

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 июнендәге «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның рәсми статистик хисапын оештыру турында» 633 номерлы карарын үтәү йөзеннән 2021 елда «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма эшчәнлеге турында мәгълүматлар» № 1-СОНКО формасы буенча статистик күзәтү дәвам итә (еллык).

Белешмәләрне «Коммерцияле булмаган оешмалар турында» 12.01.1996 елның 12 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законда каралган коммерцияле булмаган оешмалар рәвешендә төзелгән (дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, дәүләт корпорацияләре, дәүләт компанияләре, иҗтимагый берләшмәләр, сәяси партияләр булып торучы, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары гамәлгә куйган коммерциячел булмаган оешмалардан тыш) юридик затлар тапшыра.

Росстатның 2021 елның 30 июлендәге 460 номерлы боерыгы белән расланган 1-СОНКО формасы бланкы электрон рәвештә Росстат рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: rosstat.gov.ru/ респондентларга/ федераль статистик күзәтү формалары һәм бухгалтерлык (финанс) хисаплылыгы формалары/ статистик күзәтү формалары альбомы.

1-СОНКО формасы буенча хисап дәүләт статистикасы органнарына 2022 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International