Юстиция министрлыгы мәйданчыгында “Россия юристлары Ассоциациясе”Татарстан төбәк бүлеге советы утырышы узды. Утырышны Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илдар Халиков ачты.
Утырышта көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- “Ел юристы” Татарстан Республикасы юридик премиясе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында”;
- “Ел юристы -2022” Татарстан Республикасы юридик премиясен игълан итү турында
- “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Президиумы һәм Идарәсенең Татарстан төбәк бүлегенең 15 еллыгына багышланган күчмә утырышы турында.