Министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Питрәч суд районы буенча суд участокларында эш башкарылуын һәм архив эшен оештыруга күчмә тикшерү уздырдылар.
Тикшерү барышында Питрәч суд районы буенча 1 нче, 2 нче суд участокларында эшчәнлекне өйрәнделәр, шулай ук җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә хокукый һәм методик ярдәм күрсәттеләр.