2022 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә.
Тулырак “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Конкурс турында белдерү” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында http://gossluzhba.gov.ru/ урнаштырылган.
Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документлар белән бергә, 2022 елның 7 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча конкурс комиссиясе секретарена тапшырыла: Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 109 каб., тел. 222-60-32, 222-60-27.
Конкурс комиссиясе утырышы 2022 елның 26 апрелендә (якынча) булачак.
Кандидат тестка әзерләнү өчен “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында http://gossluzhba.gov.ru/ үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин.