2022 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” темасына семинар-киңәшмә узды.
Чараны ачу тантанасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, ВШМУ белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.
Әлеге чара кысаларында Минзәлә муниципаль районы Советының юридик секторы мөдире, Иннополис шәһәре башкарма комитетының финанс бүлеге башлыгы, Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының баш белгече, шулай ук Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе стажировка узачак.
Стажировка программасы норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген оештыруны һәм гамәлгә ашыруны өйрәнүгә юнәлдерелгән.