Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы ябылды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” темасына семинар-киңәшмә узды.

Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге проектларының сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче белем һәм күнекмәләрне алу.

Стажировканы Минзәлә муниципаль районы Советының юридик секторы мөдире, Иннополис шәһәре Башкарма комитетының финанс бүлеге башлыгы, Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының баш белгече, шулай ук Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча урынбасары үттеләр.

Стажерлар муниципаль нормалар иҗат итү һәм норматив актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү үзенчәлекләрен өйрәнделәр, актуаль хокукый сорауларга җаваплар алдылар.

Стажировканы ябуда юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, ДМИЮМ  белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина, министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

 Мөхәррәм Ибәтов стажерларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырды һәм алган белемнәрен киләчәктә дә нәтиҗәле куллануларын теләде.

Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International