Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының чираттагы утырышында катнашты.

Надежда Рагозина Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән үзара хезмәттәшлеге турында доклад белән чыгыш ясады.

Министр урынбасары үз чыгышында хәзерге вакытта Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының Россия Федерациясе суд приставларының федераль хезмәте белән электрон хезмәттәшлеген оештыру эше алып барылуын билгеләп үтте.

Утырыш Айдар Галиәкбәров рәислегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International