Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы Әнәс Гатауллин рәислегендә узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2015 – 2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында” карары проекты буенча фикер алыштылар.
“2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының 2021 елда үтәлешен контрольдә тоту кысаларында күчмә тикшерүләр нәтиҗәләре турында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов сөйләде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлек турындагы доклад белән кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева чыгыш ясады.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2022 елга эш планы расланды.
Моннан тыш, иҗтимагый совет әгъзалары агымдагы елның гыйнварында үз эшчәнлеген башлап җибәргән Юстиция министрлыгы музеена экскурсиягә чакырылды. Музей экспозициясе Татарстан Юстиция министрлыгы торгызуның һәм үсешенең төп этапларына багышланган. Музейда барлыгы 84 экспонат тәкъдим ителгән, алар узган еллар атмосферасын тудыра. Экспонатларның бер өлеш е- министрлыкның элеккеге хезмәткәрләренең шәхси әйберләре.
Иҗтимагый совет эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат белән Министрлыкның рәсми сайтында “Министрлык турында” бүлегенең “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.