2022 елның 23 мартыннан 25 мартына кадәр республиканың хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме тарафыннан Минзәлә районында әлеге мәсьәләдә эшне оештыруның торышы өйрәнелде.
Составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге, шул исәптән 2017-2020 елларга һәм 2021-2024 елларга Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча муниципаль программаларның үтәлеше белән таныштылар.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде, аның барышында башлангыч нәтиҗәләр каралды һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр әйтелде.
Киңәшмә Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, Минзәлә муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбаев, район прокуратурасы һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында узды.