Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә “2015 – 2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының 2022 елның I кварталында үтәлеше турында” эш киңәшмәсе узды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узды.
Киңәшмә кысаларында 2022 елның I кварталында программа чараларын үтәү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар һәм II кварталга бурычлар билгеләделәр.