12 нче эшче төркемнең чираттагы утырышы

2022 елның 1 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты – эшче төркем җитәкчесе Руслан Гаджиев рәислегендә 12 нче эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырыш эшендә Татарстан территориясендә федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыруда катнашучы республика министрлыклары һәм федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучылар 2022 елның беренче кварталында федераль программаларны гамәлгә ашыру йомгаклары турында доклад белән чыгыш ясадылар, шулай ук чара барышында 2023-2024 елларга Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсен карадылар.

Утырыш тәмамланганнан соң 12 нче эшче төркем әгъзалары Юстиция министрлыгының үз эшчәнлеген 2022 елның гыйнварында башлаган музеенда булдылар. Музей экспозициясенең төп тематикасын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм аның җитәкчеләре эшчәнлеге турындагы материалларның бай коллекциясе  билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International