2022 елның 29 мартыннан 31 мартына кадәр республиканың хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Тукай районында әлеге мәсьәләдә эшне оештыруның торышы өйрәнелде.
Составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеге белән аерым юнәлешләр, шул исәптән 2017-2020 елларга һәм 2021-2024 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча муниципаль программаларның үтәлеше белән таныштылар.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде, аның барышында башлангыч нәтиҗәләр каралды һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде.
Киңәшмә Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында узды.