Суд участокларында ш башкаруны һәм архив эшен оештыруны күчмә тикшерү

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

 Министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча суд участокларында эш башкарылуына һәм архив эшен оештыруга күчмә тикшерү уздырдылар.

Тикшерү барышында хезмәткәрләр 1,2,3,4 номерлы суд участокларында эшчәнлекне өйрәнделәр, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә хокукый һәм методик ярдәм күрсәттеләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча суд участокларына белешмә җибәреләчәк.

Коллективка һәм судьяларга, шулай ук Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча өлкән җәмәгать судьясы Рәхимов Ринат Ярослав улына коллективта сәламәт атмосфера, җайга салынган эш  һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International