Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләре стажировкасы

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «Һөнәргә кереш» программасы буенча республиканың яңа кабул ителгән җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең стажировкасы уза.

Программаны ачуда сәламләү сүзе белән юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина чыгыш ясады.

Лекцияләр белән шулай ук вазыйфаларына оештыру-хокукый, кадрлар белән тәэмин итү, электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасын куллану һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре кергән бүлек башлыклары һәм хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Мондый укулар квартал саен үткәрелә һәм үз эченә суд эшләре башкару, архив эшен алып бару, штрафлар белән идарә итү, шулай ук «Җәмәгать судьялары» программа комплексында эшләү мәсьәләләре буенча теоретик материалларны ала.

Татарстан Республикасы суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен укыту онлайн-режимда, Казан шәһәре суд районнары буенча – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданчыгында уздырыла. Бүген барлыгы 34 хезмәткәр стажировка үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International