Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы узды.
Аттестациягә җәмәгать судьялары аппаратының 18 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аттестация комиссиясе әгъзалары түбәндәге карарлар кабул иттеләр: 11 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 3 аттестацияләнүче – өстәмә һөнәри белем алу шарты белән, 3 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителде, 1 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килми дип танылды.