Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина ТР дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелде!
Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы - республиканың рәсми порталындагы мәгълүмати бүлек, анда профессиональ хезмәт эшчәнлегендә иң яхшысы дип табылган һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш керткән дәүләт граждан хезмәткәрләре турында мәгълүмат урнаштырылган.
Юстиция министрлыгы коллективы Надежда Владимировна Рагозинаны чын күңелдән тәбрик итә һәм киләчәктә дә һөнәри җиңүләр тели!