Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Халыклар дуслыгы йортында тоталь диктант дикторы булды.
"Тоталь диктант" - ул рус телен өйрәнү һәм грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән, ел саен үткәрелә торган ирекле белем бирү акциясе. Бу юлы текстның авторы-язучы, шагыйрә, тәрҗемәче, сценарист Марина Степнова иде.
"Текст миндә бик матур тәэсир калдырлы. Автор, шактый көчле һәм якты образлар кулланып, җәйге көн атмосферасын бирә алган", - дип тәэсирләре белән уртаклашты юстиция министры урынбасары.
Нәтиҗәләр акциянең рәсми сайтында урнаштырылачак.