Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышын үткәрде.
Эшче төркем утырышында Татарстан Республикасының түбәндәге закон проектлары турында фикер алыштылар:
1) “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 2 бүлегенә үзгәреш кертү хакында” (Әзерләүчесе-Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты)
2) “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” (Әзерләүчесе-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы).
Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча закон проектлары кире кайтарылды.