Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңладылар һәм башка мәсьәләләрне карадылар.
Комитет утырышы эшендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты. Министр депутатларга «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» һәм «2014-2024 елларга Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программаларына үзгәрешләр тәкъдим итте. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды.