Сез пенсиягезне арттырырга әзерме? 1 октябрьдән өстәмә ирекле кертемнәр турында гаризалар кабул итү башлана

2008 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең Пенсия Фонды Идарәсе өстәмә пенсия иминләштерүе системасына ирекле керү турындагы гариза рәвешен раслады. 1 октябрьдән пенсия капиталын арттырырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлауга барысы да әзер.
Бу елның язында “Хезмәт пенсиясенең җыелма өлешенә өстәмә иминият кертемнәре һәм пенсия тупланмаларын формалаштыруга дәүләт ярдәме турында” Закон кабул ителүен искә төшерик. Аның асылы – хезмәткәр һәм дәүләт тигез хокуклы башлангычларда гражданның пенсия хисабына өстәмә акча салып баруда. Шуның белән бергә гражданның еллык кертеме 2 мең сумнан ким була алмый, ә дәүләтнең максималь кертеме елына 12 мең сумнан арта алмый. Тагын бер мөһим шарт: әгәр кеше пенсия яшенә җиткән, ләкин пенсиясен рәсмиләштермәгән булса һәм эшләвен дәвам итсә, дәүләт өлеше – елына 48 мең сумга кадәр.
Финанслашу программасында РФ Пенсия Фонды тарафыннан иминләштерелгән һәр хезмәткәр катнаша ала. Моның өчен 2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 1 октябренә кадәр билгеләнгән үрнәктәге гаризаны тутырып, Пенсия фондының территориаль бүлекчәсенә (яшәү урыны буенча) яки эш бирүчегә тапшырырга кирәк. Соңгы очракта гаризада күрсәтелгән сумманы предприятие бухгалтериясе автомат рәвештә хезмәт хакыннан тотып калачак һәм үзегезнең пенсия счетына күчереп барачак. Сез еллык кертемне керткәч, киләсе елдан дәүләт сезнең хисабыгызны шул ук күләмдә тулыландыра башлый, ләкин дәүләт өлеше 12 мең сумнан артмый. Һәм болар барысы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.
Эш бирүченең финанслашу программасында катнашуы ирекле. Кайсы эшчеләрнең пенсия хисабына күпме акча күчерергә алынуын ул үзе хәл итә.
Сүз уңаеннан, хезмәт пенсиясенең җыелма өлешенә тупланган өстәмә акча мәҗбүри пенсия кертемнәре кебек үк инвестицияләнә ала. Иминләштерелгән граждан инвестиция портфелен (идарә итүче компанияне) сайлап алуга яисә пенсия тупланмалары акчасын чараларын Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә хокуклы. Үз вакытында, пенсия реформасы әзерләнгәндә, 1950-1960 елларда туган кешеләргә үзеңнең пенсия тупланмаларың белән идарә итүне мөстәкыйль хәл итү хокукы бирүдән баш тартылды. Финанслашу турындагы Закон бу гаделсезлекне төзәтте һәм теркәп калдырды: 2002 елдан алып 2004 елга кадәр хезмәт пенсияләренең җыелма өлешенә иминият кертемнәре түләнгән 1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда дөньяга килгән хатын-кызлар идарә итү компаниясен сайлап ала яисә пенсия кертемнәрен Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International