2022 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә.
Вазыйфалар исемлеге белән тулырак “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документлар белән бергә, конкурс комиссиясе секретарена 2022 елның 5 маена кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырыла: Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, 109 каб., тел. 222-60-32, 222-60-27.
Конкурс комиссиясе утырышы 2022 елның 24 маенда (якынча) узачак.
Кандидат тестка әзерләнү өчен “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында (http://gossluzhba.gov.ru) үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин.