Министрлыкның йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү дәвам итә.
Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Аксубай муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү булды.
Чарада җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова, җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Альберт Камалетдинов катнаштылар.
Видео аша кабул итү кысаларында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде, муниципалитетлар практикасында барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләрне карады.