Бүген Казан шәһәренең Авиатөзелеш суд районы буенча 1-5 нче суд участоклары бинасында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды.
Әлеге өйрәтүләрнең максаты - җәмәгать судьялары, СЭТОО буенча суд приставлары, суд администраторы, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм башка ведомстволар арасында үзара хезмәттәшлекне оештыру, суд участоклары бинасында гадәттән тыш хәл килеп чыкканда чараларны планлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда практик күнекмәләр эшләү.
Гадәттән тыш хәл килеп чыгу факты белән очрашканда һәр хезмәткәр үз гамәлләренең гадәттән тыш хәлнең тиз арада хәл ителүенә, хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга, шулай ук башка затларның иминлегенә бәйле булуын белергә тиеш.