Юстиция министрлыгында “Яшьләр даирәсендә экстремизмга каршы тору” темасына лекция узды.
Билгеләнгән тематика буенча доклад белән “ФОРПОСТ” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләренең республика үзәге җитәкчесе Тимур Камалетдинов чыгыш ясады.
Тимур Камалетдинов яшьләр арасында экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору турында сөйләде, фейк мәгълүматын тараткан өчен җаваплылык турында искәртте, деструктив тәртип формаларына игътибар итте.
Республика үзәге җитәкчесе шулай ук бүгенге көндә “Интернет” челтәренең йогынтысы актуаль булып калуын билгеләп үтте, чөнки күпчелек очракта яшь буынга нәкъ менә аннан йогынты ясала.
Лекция ахырында хезмәткәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар.