Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видео аша кабул итү

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен «Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру» темасына видео аша кабул итү булды.

Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасының Эшкуарлар хокукларын үтәүне күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Сәйфетдинов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерүне координацияләү бүлеге башлыгы Гүзәл Дәминова, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова, җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Альберт Камалетдинов катнашты.

Видео аша кабул итү барышында төрле өлкәләрдә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру, контроль чаралар үткәрү һәм аларның нәтиҗәләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре каралды, кергән сорауларга җаваплар бирелде, шулай ук проблемалы ситуацияләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International