Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитетында Муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында Закон проектлары каралды

2008 елның 29 августы, җомга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты утырышы булды.
Утырыш барышында муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында, шулай ук 8 муниципаль райондагы аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү хакында закон проектлары карап тикшерелде.
Депутатлар тарафыннан республиканың Әлки (3 нче укылышта карауга тәкъдим ителде), Саба (2 нче укылыш өчен тәкъдим ителде), Әлмәт (2 нче укылыш), Минзәлә (2 нче һәм 3 нче укылышта карап тикшерү һәм кабул итүгә тәкъдим ителде) һәм Апас (2 нче укылышта карап тикшерү һәм кабул итүгә тәкъдим ителде) муниципаль районнары территорияләре чикләрен билгеләүче ТР закон проектлары хупланды һәм киләчәктә карап тикшерүгә тәкъдим ителде
ТР Менделеевск, Буа, Тәтеш муниципаль районнарында охшаш закон проектларын карагач, бәхәсле территорияләр булу сәбәпле, Комитет Татарстан Республикасы Дәүләт Советына карауга тәкъдим итәсе вакытны озайту турында карар кабул ителде
ТР Дәүләт Советы Комитеты утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының аналитик һәм норматив-методик эш бүлеге башлыгы Р.У.Гарипов катнашты.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International