Җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистр алып бару бүлегенең әйдәп баручы консультанты Семен Сметанин «Мастерс» категориясендә йөзү буенча XXX Россия Чемпионатында катнашты.
Чемпионат Санкт-Петербургта узды. Ярышларга илнең 60 төбәгеннән иң яхшы спортчылар җыелды. «Касатка» спорт йөзү клубы өчен чыгыш ясаган Семен Сметанин ирекле стиль белән 50 метр араны 26,76 секунд эчендә узды һәм команда составында эстафетада алтынчы урынны алды.
Министрлык коллективы хезмәттәшен чын күңелдән котлый һәм киләчәктә дә спортта һәм һөнәри эшчәнлектә җиңүләр тели!