Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллинның Нотариат көне белән котлавы

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле нотариуслар һәм нотариаль палата хезмәткәрләре! Нотариат көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!

Заманча нотариат - дәүләт хокукый системасының һәр гражданның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауның гаранты булып торучы  мөһим, кирәкле институты.

Татарстан Республикасы нотариуслары компетентлы булулары, һөнәри осталыклары һәм сайлаган һөнәрләренә тугрылыклары нәтиҗәсендә законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга, хокукый культура дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итәләр.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар һәм яңа казанышлар телим. Күпкырлы һөнәри эшчәнлегегез барлык бурычларны да уңышлы хәл итүгә китерсен һәм бөтен ил рейтингларында Татарстан позициясен арттыруга ярдәм итсен иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International